Әлмәт мәшгульлек үзәгенә 10 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән
2018 елда Әлмәт районының мәшгульлек үзәгенә 10 506 кеше мөрәҗәгать иткән. Шул исәптән 3 925 кеше бирегә эш эзләп килгән. Бу хакта Әлмәт мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насретдинов хәбәр итте.